Әкзам Гобәйдуллин төбәк сайлау комиссияләре рәисләре белән Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре рәисләре белән Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша. Киңәшмәнең төп темасы булып җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар нәтиҗәләре тора. Моннан тыш төбәк сайлау комиссияләре рәисләре төрле дәрәҗәдәге сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү, сайлау комиссияләрен формалаштыру, комиссия әгъзаларын укыту, техник яктан яңадан кораллану һәм башка мәсьәләләрне караячак. Россия ҮСК оештырган киңәшмә 21 – 22 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: