Сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләре буенча Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы дәвам итә

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Икенче – федераль этап – 15 мартта башлана һәм 31 мартка кадәр дәвам итә. Бу этапта Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләреннән кергән конкурс эшләренә экспертиза ясала һәм бәя бирелә.

Өченче – йомгаклау этабы – 2017 елның 22 апреленнән 19 маена кадәр Россия Үзәк сайлау комиссиясендә фәнни-гамәли конференция рәвешендә уза, анда призлы урыннарга дәгъва кылучы конкурс эшләре тәкъдим ителә һәм аларны яклау була. Конкурс турында нигезләмә буенча ул өч номинация буенча уздырыла: фәнни-тикшеренү эше; укыту-методик ярдәмлек; электрон мәгариф ресурсы.

Шуны да исегезгә төшерәбез, конкурс ел саен Россия ҮСК тарафыннан, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре, белем бирү оешмалары белән берлектә үткәрелә.

Анда белем бирү оешмалары студентлары, магистрантлары, аспирантлары һәм педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Конкурсның максаты булып, сайлау хокукы һәм сайлау процессы өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне кызыксындыру, белем бирү оешмаларын сайлау хокукы, сайлау процессы, хәзерге заман сайлау технологияләре буенча укыту-методик материаллар эшләүгә җәлеп итү, сайлаучыларның, сайлау кампанияләрендә башка катнашучыларның, шул санда сайлауларны оештыру һәм уздыруның чит илләр тәҗрибәсен дә исәпкә алып, хокукый һәм сәяси культурасы дәрәҗәсен күтәрү, сайлау комиссияләренең кадрлар резервын формалаштыру тора.

Россия ҮСК каршындагы Россия белем бирү һәм сайлау технологияләре үзәге (РЦОИТ) ел саен конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар эшләре җыентыгын бастырып чыгара. 2016 елның октябрендә чираттагы шундый җыентык дөнья күрде, аның белән РЦОИТның электрон китапханәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: