Сәяси партияләр игътибарына!

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

2017 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы ҮСК тарафыннан сәяси партияләрнең 8 төбәк бүлекчәсендә Россия Федерациясе законнары билгеләгән хокук бозулар өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Алар 2016 елның III кварталында партиянең төбәк бүлекчәсе акчалары керү һәм аларны тоту турында мәгълүмат бирү вакытына карый.

Шуны исегезгә төшерәбез: сәяси партия, аның төбәк бүлекчәсе, башка теркәлгән структур бүлекчә акчалары керү һәм аларны тоту турындагы белешмәләр квартал саен, квартал тәмамланган көннән алып 30 көннән дә соңга калмыйча тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: