2017 елның 17 феврале көнне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 112нче утырышы булды. Бу комиссиянең яңа бинада беренче утырышы иде – 1 февральдән Татарстан ҮСК үз эшчәнлеген Кремль янындагы яңа бинада (Батурин урамы, 7Б йорт) башлап җибәрде.
Комиссия әгъзаларына, массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләренә кереш сүз белән ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин мөрәҗәгать итте. Ул яңа бинада эш шартлары, “Сайлаулар” ДАС куркынычсызлыгын тәэмин итү, бинаны “РОБИ” күтәргече белән җиһазлау турында сөйләде. Соңгысы төрле типтагы инвалид коляскаларына утырган барлык затларга баскычтан куркынычсыз менү һәм төшү мөмкинлеге бирә. Ә иң мөһиме, 2018 елда булачак Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру чорында комиссия эшенең төп юнәлешләре билгеләнде.
Аннан соң комиссия әгъзалары көн тәртибендәге мәсьәләләрне карауга керештеләр. 2016 елның III кварталында сәяси партияләрнең финанс хисабы турындагы, эфир вакыты күләмен исәпкә алу хакындагы карарлар расланды. Моннан тыш Татарстан Республикасы ҮСК каршында Укыту-методик үзәк ачу турындагы мәсьәлә каралды.
Үзәк эшчәнлегенең максаты территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын, сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, сайлау процессында башка катнашучыларны укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүдән гыйбарәт булачак. Моннан тыш, Үзәк эше кысаларында яшь һәм булачак сайлаучыларга белем бирү чаралары үткәрү дә карала.