Татарстан ҮСК Кубогына интеллектуаль уеннарның сигезенче сезоны ачылды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 2 мартында Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Кубогына сайлаулар тарихы, сайлау хокукы һәм процессы буенча интеллектуаль уеннарның сигезенче сезон сайлап алу этабы башланды. Аны ачу церемониясендә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары В. Н. Каменькова катнашты.

Ел дәвамында сайлап алу уеннары республика мәктәп командалары, шулай ук урта махсус һәм югары уку йортлары вәкилләре арасында барачак. Турнир “Нәрсә?Кайда? Кайчан?” уенының классик схемасы буенча уза, анда яшь белгечләр Россия сайлау хокукы һәм процессы, чит илләр сайлау гамәле нигезләрен белүләрен күрсәтергә тиеш. Татарстан ҮСК Кубогы сигезенче сезоны Россия Федерациясе Президентын алда торган сайлауларга багышлана.

Уеннарда катнашу яшь сайлаучыларга хокукый һәм сәяси белемнәр алырга ярдәм итәр һәм аларның сайлау кампаниясенә карата кызыксынуын арттырыр, дип саныйлар Татарстан Республикасы ҮСКндә. Гадәт буенча беренче сайлап алу турнирын булачак сайлаучылар – Казан мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары ачты.

Март – апрельдә узачак уеннарда югары һәм урта махсус уку йортлары командалары катнашачак. Сайлап алу уеннарында җиңүчеләр Татарстан ҮСК дипломнары белән бүләкләнә һәм финал ярышларында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: