Татарстан ҮСКндә Казан вузлары студентлары өчен хокукый тематикага лекцияләр циклы башланды

2017 елның 3 марты, җомга

Яшь һәм булачак сайлаучыларның хокукый мәдәниятен һәм электораль активлыгын күтәрү чаралары кысаларында 1 мартта Казан шәһәре югары уку йортлары студентлары өчен хокукый лекторий ачылды.

Беренчеләрдән булып лекцияләрне КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары тыңлады. Кереш сүзе белән Комиссия Рәисе урынбасары Валентина Каменькова чыкты. Ул массакүләм мәгълүмат чараларының (ММЧ) сайлау кампанияләрендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте, чөнки алар сайлаучыларга мәгълүмат бирү (мәсәлән, сайлаулар көнен билгеләү турында, сайлау участокларын төзү, кандидатлар теркәү һәм башкалар хакында) каналы, кандидатлар өчен сайлау алды агитациясе чарасы, шулай ук граждан контроле инструменты булып хезмәт итә.

Валентина Николаевна сайлау комиссияләренең Россия һәм халыкара системалары, илебезнең сәяси тормышында төп тенденцияләр турында, 2018 елда Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерләнүдә Татарстан ҮСКнең максатлары һәм бурычлары хакында сөйләде.

Үз чиратында студентлар үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. Алар арасында ММЧ вәкилләренең сайлау процессында катнашучылар буларак граждан җәваплылыгына кагылышлы, тавыш бирү көнендә сайлау участогында журналистларның функцияләре, сайлау комиссияләрен формалаштыру процессы, Россия Федерациясендә партия корылышы, сайлау чорында участок комиссияләре әгъзаларының эше, шулай ук сайлау алды агитациясе барганда медиаресурсларның бурычлары турындагы сораулар да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: