2017 елның 19 апрелендә Казан шәһәре Яңа Савиново районының “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 85 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль мәгариф учреждениесендә сайлаулар тарихы, сайлау хокукы һәм процессы буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) кубогына сигезенче сезон интеллектуаль уеннарының чираттагы сайлап алу этабы булды.
Турнир “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены классик схемасы буенча узды, анда яшь белем ияләре Россиядә сайлау хокукы һәм процессы, чит илләр сайлау практикасы нигезләрен белүләрен күрсәтте.
Уеннарның жюри комиссиясенә республика ҮСК Рәисе урынбасары В.Н. Каменькова һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе секретаре Н.Н.Павлова җитәкчелек итә.