Татарстан ҮСК инвалид гражданнар арасында сайлау хокукын иң яхшы белүчеләрне билгеләде

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сайлаулар тарихы, сайлау хокукы, процессы буенча интеллектуаль уеннар циклын дәвам итә. Шушы көннәрдә анда физик мөмкинлекләре чикле белгечләр командалары катнашты.

Сезонның чираттагы уены игелекле гореф-гадәт буенча Татарстан Республикасының сукыр һәм начар күрүче гражданнары өчен республика махсус китапханәсендә узды. Уенның жюри составына Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары В.Н.Каменькова һәм Татарстан Республикасының сукыр һәм начар күрүче гражданнары өчен республика махсус китапханәсе директоры Н.И. Сәфәргалиев җитәкчелек итте.

Турнир “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены кагыйдәләре буенча барды. Белем ияләренә үзләренең эрудициясен, фикерләү сәләтен ачарга, Россия һәм чит илләр сайлау практикасы тарихы буенча белемнәрен күрсәтергә, җәмгысе 40 тематик сорауга җавап бирергә кирәк иде. Сәгать ярымга сузылган уен йомгаклары буенча җиңүче командалар Татарстан Республикасы ҮСК истәлекле бүләкләренә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: