Россия Дәүләт Думасы башка урында тавыш бирү таныклыкларын бетерү турындагы закон проектына төзетмәләр пакетын икенче укылышта кабул итте

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

2017 елның 19 маенда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы “Россия Федерациясеның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 114619 – 7 номерлы федераль закон проектын икенче укылышта кабул итте. Проект “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 67 – Ф3 номерлы Федераль законына һәм Административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр кертүне күздә тота.

Үзгәрешләр гражданнарның актив сайлау хокукын гамәлгә ашыруны тәкъдим итә һәм тавыш бирү көнендә үзе яшәгән урыннан читтә булачак кешеләрнең сайлау исемлегенә кертү тәртибен гадиләштерүне күздә тота. Исегезгә төшерәбез, закон проекты белән тавыш бирү көнендә үзе яшәгән урыннан читтә булачак граждан өчен актив сайлау хокукын һәм референдумда катнашу хокукын гамәлгә ашыруны тәэмин итү яңа механизмы тәкъдим ителә. Сайлаучы Россия Федерациясе ҮСК билгеләгән тәртиптә үзе булган урында тиешле гариза биреп, сайлаучылар исемлегенә кертелә ала. Байтак процедураларны төгәлләштереп, закон пректы икенче укылышта кабул ителде. Аерым алганда, проектка сайлаучы тарафыннан гариза бирүнең чикләнгән вакытлары кертелде – тавыш бирү көненә кадәр 45 көннән дә алда түгел һәм җирле вакыт белән тавыш бирү көненнән алдагы көннәң 14 сәгатеннән дә соңга калмыйча. Күрсәтелгәнчә, сайлаучы референдумда катнашучы тарафыннан гариза фәкать шәхсән үзе паспортын яисә паспортнын алыштырган чорда – шәхесен вакытлыча таныклаучы документын күрсәтеп, бирелергә мөмкин. Гариза биргәндә “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәй порталы” федераль дәүләт мәгълүмати сиситемасына һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күсәтү күпфункцияле узәкләре файдаланылырга (Россия ҮСК карары буенча) мөмкин. Гаризаларны яклау зарурлыгы, аерым алганда бу максатта махсус тамгадан (маркадан) файдалану карала, бу вакытта махсус тамгаларны (маркаларын) мәҗбүри исәптә тоту урнаштырылы. Гариза бирүче сайлаучының үзе булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә фәкать бер сайлау участогында, референдум участогында кертелү мөмкинлеге турыдан-туры билгеләнә. Сайлаучының үзе яшәгән урынга кире кайтуы вәзгыяте дә каралган.

Мондый сайлаучы фәкать участок комиссиясе карары буенча һәм аның үзе алданрак булган урындагы сайлау участогында тавыш бирмәвен ачыклачак кына тавыш бирә ала. Моннан тыш, бөтен процедураның ачыклыгын тәэмин итү максатында, узләре булган урында сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза биргән сайлаучылар саны хакындагы мәгълүмат, һәр сайлау участогы буенча аерым-аерым, Интернет челтәрендә урнаштырыла. Әлеге тәртип Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда (закон чыгару органнары депутатларын өстәмә сайлаулардан тыш) 2017 елның сентябрендә кулланылачак. Бу очракта башка урында тавыш бирү таныклыклары буенча тавыш бирү һәм вакытыннан алда тавыш бирү уздырылмый. Әлеге тәртипне куллану шулай ук тавыш бирү көнендә шифаханәләрдә булачак, эзлексез җитештерү цикыллы предприятиеләрдә эшләячәк гражданнарны сайлаучылар исемлегенә кертү процедурасын махсус җайга салу зарурлыгын бетерә. Мондый категория сайлаучылар өчен гариза бирүнең гомуми тәртибе гамәлдә булачак. Шикле һәм гаепләнүчеләрне сак астында тоту урынарында, шулай ук хастаханәләрдә булган сайлаучылар, хәрби часть урнашкан җирдән читтә булган хәрби хезмәткәрләр өчен үзләре булган урында сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны тавыш бирү көне алдындагы көннең 14 сәгатенә кадәр бирү мөмкинлеге каралган.

Россия ҮСК матбугат хезмәте материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: