Татарстан Республикасы ҮСК участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуның беренче этабына кереште

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

2017 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен өстәмә укыту курсын гамәлгә ашыра башлады, ул Татарстан Республикасының һәр районына барып үткәреләчәк. Барлыгы 8 меңнән артык сайлауларны оештыручы белемнәрен күтәрәчәк.

Дәресләр барышында сайлау законнарына кертелә торган үзгәрешләрне аңлатуга, шулай ук 2017 елның 10 сентябрендәге бердәй тавыш бирү көненә әзерлек барышындагы оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирү планлаштырыла. Укуларның яңа – кейс – форматы сайлау процессында катнашучылар белән сайлау кампаниясе барышында сайлау комиссияләре әгъзалары юлыккан күпчелек вәзгыятьне җентекләп карарга мөмкинлек бирә. Максат – сайлау комиссияләре эшенә шикаятьләрне минимальләштерү.

Беренче булып укыту курсын Кайбыч һәм Апас районнары участок сайлау комиссияләре әгъзалары узды. Дәресләрне ҮСК секретаре Н.П.Борисова үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: