Россия ҮСК төбәк сайлау комиссияләре раисләре урынбасарларын читтән торып укыта

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Россия Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) видеоконференция элемтәсе режимында төбәк сайлау комиссияләре рәисләре өчен өч көнлек семинар үткәрде. Шуның белән Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре җитәкчеләре өчен федераль укыту дәресләре циклы тәмамлана. Лекцияләрне Россия ҮСК әгъзалары, бу комиссия Аппараты җитәкчеләре һәм белгечләре, чакырылган экспертлар уздыра. Читтән торып укыту барышында беренче чиратта “Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукың төп гарантияләре турында”, “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” федераль законнарга һәм Административ хокук бозулар турында кодекска кертелгән үзгәрешләр тикшерелә; сәяси партияләрнең бүлекчәләре тарафыннан акчалар керү һәм аларны сарыф итү турында белешмәләр бирү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук сайлау комиссияләре эшчәнлеген финанслау ягыннан тәэмин итү актуаль проблемалары карала. Өйрәтү чарасында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары В.Н.Каменькова катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: