Татарстан ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте съездында катнашты

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рәисе Әкзам Гобәйдуллин “Татарстан – яңа гасыр” (“ТЯГ”) Республика иҗтимагый хәрәкәтенең VII съезды эшендә катнашты.

Хисап чорында хәрәкәт эшчәнлеген тикшерү кысаларында ҮСК башлыгы “ТЯГ” Республика иҗтимагый хәрәкәтенең сайлауларда һәм референдумнарда катнашуы турында доклад белән чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, “ТЯГ” иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасында муниципаль сайлауларда депутатлыкка кандидатлар күрсәтеп кенә калмыйча, республика территориаль һәм участок сайлау комиссияләре составларын формалаштыру чорында үз әгъзаларын актив тәкъдим итүче бердәнбер җәмәгать оешмасы булып тора. Әйтик, 2015 елның 13 сентябрендә булган муниципаль сайлауларда “ТЯГ” күрсәткән 117 депутат сайланды. Республика сайлау комиссияләре составына килгәндә, “ТЯГ” әгъзалары барлык дәрәҗәдәге комиссияләрдә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: