Татарстан ҮСК территориаль сайлау комиссияләре белән семинар-киңәшмә үткәрде

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) киңәшмәләр залында территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә булды. Ул 2017 елның 10 сентябрендә, законнар яңартылган шартларда өстәмә сайлаулар әзәрләү һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланды.

Видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмә эшендә Татарстан ҮСК әгъзалары, комиссия аппаратының хокукый һәм оештыру бүлекләре белгечләре катнашты. Республика ҮСК секретаре Надежда Борисова хезмәттәшләренә федераль сайлау законнарындагы, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексындагы яңалыклар, шул исәптән башка урында тавыш бирү таныклыкларын бетерүгә һәм сайлаучы чынбарлыкта булган урында тавыш бирү мөмкинлегенә, күзәтчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүнең үзгәргән тәртибенә, шулай ук тавыш бирү йомгаклары турында участок комиссияләренең машина укырлык QR – кодлы беркетмәсе белән эшләү алгоритмына кагылышлы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде.

Аннан соң киңәшмәдә катнашучылар 2017 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларга әзерлек барышындагы оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр. Белешмә өчен: бүгенгә республикада 126 депутат мандаты вакантлы булып тора, шуларның 25е – шәһәр җирлекләрендә, 101е – авыл җирлекләрендә. Сайлау 35 муниципаль район территориясендә узачак (исемлек арттырылырга да мөмкин).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: