Татарстан Республикасы ҮСК сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрде

2017 елның 20 июне, сишәмбе

2017 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә (ҮСК) сәяси партияләрнең республика төбәк бүлекчәләре вәкилләре белән киңәшмә булды, ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын 2017 елның 10 сентябрендә булачак өстәмә сайлауларны әзерләү һәм үткәрүнең оештыру-хокукый мәсьәләләренә, шулай ук сайлау турында законнардагы яңалыкларны аңлатуга багышланды.

Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова, комиссия секретаре Надежда Борисова, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән сәяси партияләрнең 20дән артык төбәк бүлекчәсе, шул исәптән КПРФ, Гадел Россия, Бердәм Россия, Россия коммунистлары, Парнас, Яблоко, Авылны яңарту партиясе, Россия патриотлары һәм башкалар вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучыларга кереш сүз белән ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин мөрәҗагать итте. Ул киңәшмәдә булучыларның игътибарын  агымдагы елның май ахырындагы – июнь башындагы сайлау турында законнарга кертелгән үзгәрешләргә юнәлтте. “Үзгәрешләр бик җитди, алар хәтта сайлау системасының концепциясен, алда торган президент сайлаулар концепциясен дә беркадәр үзгәртә”,  – дип билгеләп үтте Әкзам Гобәйдуллин. Шул ук вакытта кабул ителгән законнар сайлау процессында катнашучыларның хокукларын гамәлгә ашыру өчен уңайрак шартлар  тудыруга, сайлау процедураларының ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән. “Эшләп бетерелгән законнар сайлау процессын максималь ачык һәм аңлаешлы итүгә чакырылган, ә бу,үз чиратында, алда торган сайлауларның легитимлык дәрәҗәсен күтәрә”, – дип ассызыклады Татарстан ҮСК Рәисе.

Аннары сүз Комиссия секретаре Надежда Борисовага бирелде, ул 2017 елның 10 сентябрендә җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлауларга әзерлек кысаларында төп оештыру чаралары турында сөйләде. Татарстан Республикасы территориясендә бүгенгә 139 депутат мандаты вакантлы булып тора, алар 38 муниципаль район территориясендә урнашкан 18 шәһәр җирлегендә һәм 121 авыл җирлегендә (әлеге саннар үзгәрергә дә мөмкин).

21 июньгә билгеләнгән өстәмә сайлаулар шулай ук кертелгән үзгәрешләр нигезендә узачак, аерым алганда участок сайлау комиссияләре беркетмәсен QR – код кулланып төзү өлешендә исәпкә алыначак. “Бүген безнең алда барлык 2812 участок сайлау комиссиясен компьютерлар һәм принтерлар белән тәэмин итү, участок сайлау комиссияләре әгъзаларын йомгаклау беркетмәләрен QR – код белән бастырып алуның яңа программасын дөрес куллануга өйрәтү бурычы тора”, – дип билгеләп үтте Комиссия секретаре.

Россия Федерациясе Президентын сайлауларда сайлаучыларның үзләре булган урында тавыш бирү тәртибе турында Татарстан ҮСК Рәисе урынбасары Валентина Каменькова чыгыш ясады. 2017 елның 1 июнендә Россия Президенты Владимир Путин  “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды. Анда, аерым алганда, сайлауларда һәм референдумда тавыш бирү, сайлау участокларын формалаштыру, күзәтүчеләр эше тәртибенә кагылышлы үзгәрешләр кертелде.

Законнар сайлаулар көнендә үзләре теркәлгән урында булмаган сайлаучыларга үзләре булган урында сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза буенча тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Күзәтүчеләр шундый гариза бирүче сайлаучылар турында мәгълүмат белән танышу хокукы ала. Гариза бирү вакыты – тавыш бирү көненә кадәр 45 көннән алып, алдагы көндәге 14 сәгатькә кадәр. Гариза сайлаучы тарафыннан паспортын күрсәтеп шәхсән үзе, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша йә күпфункцияле үзәк аша гына бирелә ала. Гаризага, ялганнан саклау өчен, махсус марка ябыштырыла. Тавыш бирү көнендә сайлаучы фәкать участок сайлау комиссиясе карары буенча һәм аның башка сайлау участогында тавыш бирмәве ачыклангач кына сайлаучылар исемлегенә кертелә.

Чараның ахырында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән сәяси партияләр төбәк бүлекчәләре эшчәнлеген бетерү һәм туктатып тыру буенча актуаль мәгълүмат белән чыкты.

Ясалган чыгышлар аудиториядә зур кызыксыну тудырды һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, җанлы фикер алышуларга китерде. Сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре республика ҮСКсенә бу чараны оештырган өчен рәхмәт әйттеләр һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: