Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә инвалидлыклары булган гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү актуаль мәсьәләләре тикшерелде

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан ҮСКндә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкатле вәкил, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе, Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләре вәкилләре, “Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте” Татарстан республика оешмасы җитәкчесе катнашында инвалидлыклары булган гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.

Сайлау турындагы законнарда физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзгәрәшләрне тикшерү белән беррәттән, сайлау участокларының бу категория сайлаучылар өчен уңайлыкларын маниторинглауның беренчел йомгаклары ясалды. Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министрлыгы вәкиленең Татарстан Республикасында “Уңайлы мохит “ программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча чыгышы булды, аерым алганда, участок сайлау комиссияләре урнашкан социаль инфраструктура объектларына керү мөмкинлекләре каралды. Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе вәкилләре катнашында “ Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 20 статьясы 16.1, 16.2 пунктлары нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Физик мөмкинлекләре чикле сайлаучыларга, аерым алганда начар ишетүчеләргә мәгълүмат җиткерү процессын оештыру мәсьәләләре “Татмедиа” республика агентлыгы вәкилләре белән очрашуда  каралды. Киңәшмә йомгаклары буенча берничә территориаль сайлау комиссиясенең инвалид сайлаучыларның участокларга керә алуын тәэмин итү буенча эш барышы турында мәгълүматлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: