Татарстан Республикасы Рәисе республика Дәүләт Советы Президиумы эшендә катнашты

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рәисе Әкзам Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында мәгълүмати чыгыш ясады.

Аерым алганда, Әкзам Гобәйдуллин башка урында тавыш бирү таныклыклары буенча гадәттәгечә тавыш бирү урынына, фактта булган урында тавыш бирүнең яңа тәртибе турында (исегезгә төшерәбез, мондый тәртипне федераль сайлауларда куллану күздә тотыла), участок сайлау комиссияләренең машина укырлык кодлы (QR-кодлы) йомгаклау беркетмәләрен куллану турында, күзәтүчеләр һәм ММЧ вәкилләре эшенә кагылышлы үзгәрешләр хакында җентекләп сөйләде. Моннан тыш, ҮСК башлыгы 2017 елның 10 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак Татарстан Республикасы территориясендә өстәмә сайлаулар турындагы мәгълүматны җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: