Татарстан ҮСК 2017 елның 10 сентябрендәге өстәмә сайлауларга әзерлекне дәвам итә

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

2017 елның 10 сентябрендәге бердәм тавыш бирүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре һәм системалы администраторлары өчен укыту семинары үткәрде. Көн тәртибенең төп пункты итеп участок сайлау комиссияләренең машинада укырлык QR – кодлы йомгаклау беркетмәләрен куллану мәсьәләсе куелды.

Семинар барышында анда катнашучыларга беркетмә төзү буенча программадан файдалануның төп принциплары күрсәтелде, махсус программ тәэмин итүеннән файдалану өчен технологик җиһазларга таләпләр турында әйтелде, шулай ук Татарстан Республикасы ҮСК 2017 елның 14 июлендә кабул иткән карар нигезендә төп чараларны үтәү вакыты билгеләнде.

Киңәшмәне комиссия секретаре Надеҗда Борисова, хокукый бүлек мөдире Елена Григорьева, “Сайлаулар” ДАСның мәгълүмати тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Иванов һәм консультанты Алексей Карпов үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: