Җирле үзидарә органнарына сентябрьдә булачак сайлауларга кандидатлар күрсәтү тәмамлана

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар күрсәтү этабы тәмамлана. Законнар нигезендә депутатлыкка кандидатлар территориаль (округ) сайлау комиссияләренә теркәү өчен кирәкле документлар пакетын 2017 елның 31 июлендә 18 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырырга тиешләр.

Бүгенгә күрсәтелгән 371 кандидаттан 166сы теркәлгән, аларның 155ен сәяси партияләр һәм 11е үз-үзен күрсәткән.

Барлыгы бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасының 38 муниципаль районы территориясендә 155 депутат мандаты бүленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: