Сайлаулар – 2017. 1 августка җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлауларда 472 кандидат күрсәтелде

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

2017 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар күрсәтү тәмамланды.

“Сайлаулар” ДАСның төбәк фрагменты белешмәләре буенча 2017 елның 1 августына күрсәтелгән кандидатларның гомуми саны 472гә җитте, аларның 61е үз-үзен күрсәтүче һәм 411е – сәяси партияләр вәкилләре.

Иң күп кандидатларны – 138 – ЛДПР сәяси партиясе күрсәтте, 130 кандидат – Бердәм Россиянеке. ГАДЕЛ РОССИЯ 73 кандидат күрсәтте, КПРФ – 46, “ВАТАН” партиясе – 7, РОССИЯ КОММУНИСТЛАРЫ – 6, РОССИЯ ВЕТЕРАННАРЫ ПАРТИЯСЕ – 5, Россия пенсионерлары социаль гаделлек өчен – 2, “ЯБЛОКО” партиясе һәм “Авылны яңарту” партиясе берәр кандидат, җәмәгать оешмалары 2 кандидат күрсәттеләр.

Бүгенгә теркәү процедурасын 203 кандидат узды, шәхси гаризалары нигезендә 4 кандидат сайлау алды ярышыннан төшеп калды.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 10 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы территориясендә өстәмә сайлаулар 38 муниципаль районда була. Барлыгы 155 вакантлы мандат бүленә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: