ММЧ вәкилләре игътибарына!

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү тәртибе Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2017 елның 19 апрелендәге 80/698 – 7 номерлы карары белән расланды. ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар тапшырыла:

а) баш мөхәррир тарафыннан, аңа бәйле рәвештә аккредитацияләүгә гариза бирелүче тавыш бирү вакытын күрсәтеп, имза куелган гариза. Кәгазьдә һәм (яисә) электрон образ (скан) рәвешендә, шулай ук MS Excel форматында машина укырлык рәвештә бирелә;

б) ММЧны теркәү турында таныклыкның (теркәлгән ММЧ өчен) баш мөхәррир таныклаган күчермәсе.

Гаризаны электрон рәвештә биргәндә ММЧны теркәү турында таныклыкның таныкланган күчермәсе электрон образы (сканы) җибәрелә.

Документлар 2017 елның 11 июленнән 6 сентябренә кадәр чорда 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә (эш көннәрендә) кабул ителә.

Почта адресы: 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Б.

Аккредитацияләүгә документлар җибәрү өчен электрон почта: 16/smi@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: