2017 елның 1 августыннан 30 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Казан шәһәренең “Яшүсмер” муниципаль бюджет учереждениясе (МБУ) белән бергәләп, “Граждан позициясе” өстәмә белем бирү педагоглары арасында иҗади конкурс үткәрде. Бу чара яшьләрнең хокукый һәм электораль мәдәниятен күтәрү, 2018 елда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында мәгълүмат бирү максатында оештырылды.
Конкурста Казан шәһәре өстәмә белем бирү педагоглары катнаша, алар булачак сайлаучыларның сәяси-хокукый мәдәниятен формалаштыру буенча заманча – акцияләр, флешмоблар, эшлекле уеннар һ.б.ш. рәвешендә сыйныфтан тыш чаралар проектлары бирәчәкләр. Дәрестән тыш эшләр үткәрү вакыты – 2017 елның 1 августыннан 30 сентябренә кадәр.
Конкурс эшләре һәм документлар 2017 елның 10 октябренә кадәр “Конкурс” тамгасы белән түбәндәге адреска юллана: 420021, Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 2, “Яшүсмер” МБУ.