25 мартта территориаль сайлау комиссияләре белән участок сайлау комиссияләренең кадрлар составын укытуны оештыру мәсьәләләре буенча видеокиңәшмә булды. Лектор-укытучылар КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе базасында квалификацияне күтәрү махсус курсларын узган комиссия әгъзалары булачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге Югары мәктәп ачык конкурс җиңүчесе – 2019 елның 1 апреленнән 20сенә кадәр чорда (3 модуль) Татарстан Республикасында участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укыту семинарлары уздыру буенча Татарстан Республикасы ҮСК заказын үтәүче булып тора.
Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы көн тәртибенә җиде мәсьәлә кертелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшләүче сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга 2019 елның февралендә төбәк телеканалы һәм радиоканалы сарыф иткән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләрен раслау турында.
Эфир вакыты 2 сәяси партия – Бердәм Россия һәм КПРФ төбәк бүлекчәләренә бирелде. “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында КПРФ партиясе эшчәнлеге турында 29 минут 18 секундлык 18 хәбәр чыгарылган, Бердәм Россия партиясе эшчәнлеге турында 31 минут 10 секундка сузылган 21 хәбәр бирелгән. Эфир вакыты күләмендәге 1 минут 52 секунд аерма телеканал тарафыннан киләсе айда тигезләнәчәк.
Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы көн тәртибенә җиде мәсьәлә кертелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшләүче сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга 2019 елның февралендә төбәк телеканалы һәм радиоканалы сарыф иткән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләрен раслау турында.
Эфир вакыты 2 сәяси партия – Бердәм Россия һәм КПРФ төбәк бүлекчәләренә бирелде. “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында КПРФ партиясе эшчәнлеге турында 29 минут 18 секундлык 18 хәбәр чыгарылган, Бердәм Россия партиясе эшчәнлеге турында 31 минут 10 секундка сузылган 21 хәбәр бирелгән. Эфир вакыты күләмендәге 1 минут 52 секунд аерма телеканал тарафыннан киләсе айда тигезләнәчәк.
Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) чираттагы утырышы көн тәртибенә җиде мәсьәлә кертелде.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясенең вакантлы урыннарга хәлиткеч тавыш бирүгә хокуклы әгъзалары кандидатлары буенча тәкъдимнәр кабул итү турында
Татарстан Республикасы ҮСК карары белән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясенең вакантлы урыннарга хәлиткеч тавыш бирүгә хокуклы әгъзалары кандидатлары буенча тәкъдимнәр кабул итү турында мәгълүмат тексты, шулай ук Татарстан Республикасы ҮСКнә кандидатлар тәкъдим итүнең иң ахыргы көне – 2019 елның 18 мартыннан да соңга калмыйча вакыты расланды.
2019 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы ҮСКнең чираттагы утырышы булды.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2019 елга эш планы турында
Татарстан Республикасы ҮСК 2019 елга комиссиянең эш планын расларга карар бирде, ул агымдагы эшчәнлекне оештыру белән бергә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча чарадар комплексын да күздә тота.
ҮСК Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вәкилләре булган сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга тотылган эфир вакытын исәпкә алуга йомгак ясады.
28 февральдән – 1 марткача Мәскәүдә Беренче гомумроссия электораль медиафорум узачак. Бу чараны оештыручылар – Россия ММЧ төбәк җитәкчеләре альянсы (АРС –ПРЕСС) һәм Россия ирекле сайлаулар фонды (РФСВ).
Чаллы шәһәрендә 2019 номерлы сайлау участогында сайлау процедураларын бозу мөмкинлеге турында социаль челтәрләрне мониторинглау барышында ачыкланган мәгълүматны тикшерүне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Чаллы шәһәре Комсомол районы территориаль сайлау комиссиясенә кичекмәстән, хокук сайлау органнарын җәлеп итеп, үткәрү йөкләнде.
5 февральдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, территориаль сайлау комиссияләре белән сайлаучылар исемлекләрен Гражданлык хәлен теркәү актлары Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГР ЗАГС) файдаланып аныклауның яңа тәртибен куллану мәсьәләләре буенча видеокиңәшмә үткәрде.
31 гыйнварда Татарстан Республикасы ҮСК киңәшмәләр залында “Мобиль сайлаучы” механизмын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә булды.
Әзерлек мәсьәләләрен тикшерү, фикер алышу һәм тәкъдимнәр кертү өчен “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге” ДБУ, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы вәкилләре һәм башкалар чакырылган иде.