Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуны тәмамлады. Уку сайлау законнарын белүне һәм аларны гамәлдә куллануны камилләштерүгә юнәлтелде.
Республиканың 21 меңнән артык сайлау системасы хезмәткәре белем алды. Бу – 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда эшләячәк комиссияләрнең тулы составы.
2019 елның 8 сентябрендә булачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе якынлаша. Сайлауларны билгеләү турында карар рәсми басылып чыккан көннән соң икенче көнне кандидатларны, кандидатлар исемлекләрен күрсәтү процедурасы башлана.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), партияләр теләкләрен, узган сайлаулардагы уңай тәҗрибәне исәпкә алып, “Сайлаулар” ДАС белешмәләр базасына кую өчен электрон рәвештә кандидатлар, вәкаләтле вәкилләр, ышанычлы затлар турында белешмәләр әзерләүне программ тәэмин итү” продукты урнаштырды.
Программа ике модульдән тора.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы көн тәртибенә тугыз мәсьәлә кертелде.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе чорында сайлау алды агитациясе материалларын һәм алар белән бер вакытта тапшырылучы документларны Татарстан Республикасы ҮСКндә һәм округ сайлау комиссияләрендә кабул итү, исәпкә алу, анализлау, эшкәрту һәм саклау тәртибе турында
“Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 54 статьясы 3 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 64 статьясы 4 өлеше нигезендә агитация (басма, аудиовизуаль, башка) материаллар яки аларның күчермәләре республика кандидатлар исемлеген күрсәткән сәяси партия тарафыннан алар таратыла башлаганча Татарстан Республикасы ҮСКнә тапшырылырга тиеш.
Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы көн тәртибенә сигез мәсьәлә кертелде.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәргәндә, республика кандидатлар исемлекләрен күрсәткән сайлау берләшмәләре Татарстан Республикасы ҮСКнә тапшыра торган документлар исемлеге һәм аларның формалары турында
Татарстан Республикасы ҮСК карары белән бердәм республика сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына сайлау берләшмәсе күрсәткән кандидатлар республика исемлеген таныклау өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә тапшырылучы документлар исемлеге; алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына сайлау берләшмәсе күрсәткән ышанычлы затларны теркәү өчен документлар исемлеге һәм үрнәкләре; киңәш бирү тавышына хокуклы Татарстан Республикасы ҮСК әгъзасын билгеләп кую өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә бирелүче документлар исемлеге һәм үрнәкләре хупланды.
8 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда республикабыз парламентына – Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар була.
Башлануына инде бер айлап кына калган сайлау кампаниясе алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сайлауны оештыручы республика сайлау комиссияләре әгъзаларын киң колачлы планлы әзерләү алып бара.
22 апрельдә территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) әгъзаларының квалификациясен күтәрү программасы старт алды. Нәкъ менә ТСК әгъзаларына бермандатлы округлар буенча депутатлыкка кандидатларны теркәү өчен документлар кабул итү, кандидатларны теркәү, кандидатлар турында белешмәләрне тикшерү, имза кую кәгазьләрен тикшерү тәртибе һ.б. буенча югары җаваплылык йөкләнә.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләренең барлык составын укытуның икенче модулен тәмамлый. 6 көндә – 8 апрельдән 13 апрельгә кадәр – белем бирү семинарларында 21 меңнән күбрәк кеше катнашты. Алар барысы да 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларны әзерләү һәм үткәрүгә җәлеп ителә.
11 апрельдә Татарстан Республикасы ҮСК утырышы булды. Үзәк комиссия Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшләгән сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга март аенда сарыф ителгән эфир вакытын исәпкә алуга йомгак ясады.
Эфир вакыты ике сәяси партия – Бердәм Россия һәм КПРФ төбәк бүлекчәләренә бирелде. Март аенда телеканалда эфир вакыты 1 сәгать 16 минут 55 секунд, ә радио каналында – 1 сәгать 25 минут 50 секунд тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләреннән 2019 елның беренче кварталы өчен финанс хисаплары алуны дәвам итә. Хисапларны тапшыру вакыты – 2019 елның 30 апреленә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, финанс хисаплары партияләр эшчәнлеген тормышка ашыруга кергән барлык акчалар һәм чыгымнар турындагы белешмәләрне эченә ала.
5 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» 32-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Татарстан Республикасы Законы рәсми төстә басылып чыкканнан соң 10 көннән үз көченә керә, ә үзгәрешләр 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлау кампанияләре уздырганда гамәлдә булачак.
8 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда республика парламенты – Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узачак.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), сайлауларны оештыручы буларак, алдагы кампаниягә бүгеннән үк киң колачлы әзерлек эшләре башлап җибәрде.