ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар була.

Сайлау кампаниясен рәсми игълан иткән вакыттан алып 6 сәяси партия: Яблоко партиясенең төбәк бүлекчәсе, “Россия ветераннары партиясе”, “Россия пенсионерлары партиясе социаль гаделлек өчен”, ЛДПР һәм КПРФ, шулай ук “Игелекле эшләр, балаларны, хатын-кызларны, ирекне, табигатьне һәм пенсионерларны яклау, хайваннарга каршы көч куллануга каршы” сәяси партиясе кандидатлар күрсәтү, кандидатларның республика исемлекләрен күрсәтү чаралары үткәрде.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Безнең сайтта сез VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча актуаль мәгълүмат табарсыз. Моның өчен сезгә “2019 елның 8 сентябре...” баннеры буенча күчәргә һәм кирәкле бүлекне табарга кирәк:


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сайтында Сайлау фондлары бүлегендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уздырганда кандидатларның, кандидатлар исемлекләрен күрсәткән сайлау берләшмәләренең сайлау фондлары акча чараларын формалаштыру һәм аларны тоту тәртибе турында Татарстан Республикасы ҮСКнең 2019 елның 7 июнендәге 59/425 номерлы карары белән расланган Инструкциясе, шулай ук Саклык банкы ПАО кандидатларның махсус исәпләрен ачуга һәм алып баруга вәкаләтле бүлекчәләре исемлеге урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уздырганда “Сайлаулар” ДАС белешмәләре базасына импортлау өчен электрон рәвештә кандидатлар, вәкаләтле вәкилләр, ышанычлы затлар турында белешмәләр әзерләү программ эшләнмәсенең яңартылган версиясен яздырып алырга мөмкин.

Программ эшләнмәне “Сайлаулар һәм референдумнар” бүлегендә “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 08.09.2019” бүләкчәсендә яисә сылтамага күчеп яздырырга була.

11 июньдә Үзәк сайлау комиссиясендә (ҮСК) Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовның муниципаль районнар территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) җитәкчеләре белән видеокиңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек, комиссияләр эшен оештыру мәсьәләләре, сайлау законнарындагы яңалыклар тикшерелде.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

5 июнь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында республика парламентына сайлауларны 2019 елның 8 сентябренә билгеләү турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясы 15 пункты һәм республиканың Сайлау кодексы нигезендә бу сайлаулар Дәүләт Советының үзе тарафыннан билгеләнә.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 3 июнендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләрнең 2018 елга җыелма финанс хисапларын бастырып чыгарды. Тикшерү йомгаклары турындагы бәяләмә сәяси партияләргә җибәрелде.

60 сәяси партия хисап бирде, шулардан “Киләчәк ата-аналар партиясе” Җәмәгать оешмасы – Сәяси партиясе закон билгеләгән вакытны бозды. “Яшелләр альянсы” Сәяси партиясе хисабын бирмәде.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК рәсми сайтында “Сайлаулар һәм референдумнар” бүлегендә 2019 елның 8 сентябрендәге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча чаралар календарь-методик планы урнаштырылган.

 


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

28 майда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә (ҮСК) сентябрьдә булачак сайлауларда катнашу өчен кандидатлар һәм партияләр тарафыннан документлар әзерләү мәсьәләсе буенча сәяси партияләр вәкилләрен укыту булды. Семинарда 10 партия вәкилләре катнашты.

Программ эшләнмә функцияләре белән танышу ҮСКнә һәм округ сайлау комиссияләренә кәгазьдә һәм машина укырлык тапшырылачак документлар пакетын корректлы әзерләргә мөмкинлек бирә.


24
май, 2019 ел
җомга

24 май көнне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сәяси партияләрнең Татарстан Республикасы төбәк бүлекчеләре җитәкчеләре белән очрашу үткәрде.

Очрашуны Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов ачты. Ул сайлауларны оештыручыларның сәяси партияләр белән гражданнарның электораль активлыгын, сайлау процессының ачыклыгын һәм уңайлыгын тәэмин итү өлешендә ачыктан-ачык үзара хезмәттәшлеге зарурлыгын басым ясап күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: