ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе” сайлау берләшмәсе тарафыннан “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы төп гарантияләре турында”  Федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы таләпләрен республика кандидатлар исемлеген күрсәткәндә үтәүне тикшереп, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) әлеге сайлау берләшмәсе күрсәткән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның республика исемлеген 55 кеше итеп теркәргә карар кылды. Теркәлгән кандидатларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына биш сайлау берләшмәсе:

7 июльдә кандидатлар, кандидатлар исемлекләрен күрсәтү чоры тәмамланды. “Сайлаулар” ДАС белешмәләре буенча бермандатлы сайлау округларында 296 кандидат күрсәтелде, аларның 105е – үз-үзләрен күрсәтүчеләр һәм 191е тугыз сәяси партияләрдән:

Гадел Россия – 45; Яблоко – 1; ЛДПР – 46; КПРФ – 47; Бердәм Россия – 41; РОСТА партиясе – 1; Россия коммунистлары – 7; Россия пенсионерлар партиясе социаль гаделлек өчен – 3; “Ватан” – 1 кандидат күрсәтте.

        Бердәм сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатларның гомуми саны 250 кешене тәшкил итә.

 


5
июль, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның “Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе” сәяси партиясенең  Татарстан төбәк бүлекчәсе” сайлау берләшмәсе күрсәткән 30 кандидат республика исемлеге таныкланды, шулай ук партияләр төбәк бүлекчәләренең сайлау фондын формалаштыру һәм финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләрне теркәү өчен махсус сайлау исәпләрен ачу турында карар кабул ителде.күрсәтелде.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның “ЛДПР – Россия Либераль-демократик партиясе” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүләкчәсе” сайлау берләшмәсе күрсәткән 40 кандидат республика исемлеге таныкланды, шулай ук партияләр төбәк бүлекчәләренең сайлау фондын формалаштыру һәм финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләрне теркәү өчен махсус сайлау исәпләрен ачу турында карар кабул ителде.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы карары белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның “РОССИЯ ВЕТЕРАННАР ПАРТИЯСЕ” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе” һәм “Россия песионерлары партиясе социаль гаделлек өчен” сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе” сайлау берләшмәләренең республика исемлекләре таныкланды. “РОССИЯ ВЕТЕРАННАР ПАРТИЯСЕ” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе”–12 кандидат, “Россия песионерлары партиясе социаль гаделлек өчен” сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе” 10 кандидат күрсәттеләр.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертелгән иде.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) карары белән “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе” сайлау берләшмәсе күрсәткән 55 кандидат санында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына республика кандидатлар исемлеге таныкланды. Шулай ук сайлау фондын формалаштыру һәм финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләрне теркәү өчен партиянең төбәк бүлекчәсе махсус сайлау исәбен ачу турында карар кабул ителде.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча сайлаучылар өчен  “кайнар линия” ачты.


21
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 21 июнендә “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталарында 2019 елның 8 сентябрендәге сайлауларда түләүсез эфир вакыты һәм басма мәйдан бирәчәк төбәк дәүләт (республика) һәм муниципаль телерадиотапшырулар оешмалары, матбугат басмалары исемлеге басылып чыкты. Исемлек Элемтә өлкәсендә күзәтчелек, мәгълүмати технологияләр һәм масса төсендәге коммуникацияләр федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелде.

Аңа:

  • 4 төбәк (республика) телерадиотапшыру оешмасы – ВДТРК ФДУП филиалы “Татарстан” ДТРК (2 телеканал, 1 радиоканал), “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе акционер җәмгыяте (1 телеканал, 1 радиоканал), “ТАТМЕДИА”  акционер җәмгыяте (2 телеканал, 5 радиоканал); “Татарстан -24”  ҖЧҖ;


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген территориаль сайлау комиссияләре белән видеокиңәшмә кысаларында бермандатлы округларда кандидатлар тапшыручы имза битләрен тикшерү мәсьәләләрен карадылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: