ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК)  Олег Викторович Морозовны җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты итеп теркәде


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 123нче утырышында кабул ителде.

Татарстан Республикасы ҮСК Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Татарстан Республикасының сайланган Президенты итеп теркәде.

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайланган Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сайлауларда катнашкан гражданнарның 83,27% тавышын алды. Альмир Александрович Михеев кандидатурасын сайлаучыларның 4,93% хуплады, Альфред Рәкыйб улы Вәлиевка сайлаучыларның 4,64% тавыш бирде, Олег Владимирович Коробченко сайлаучыларның 3,58%, Владимир Валерьевич Сурчилов – 2,84% тавышын җыйды.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 15 сентябре, чәршәмбе Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 122нче утырышында кабул ителде.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасының 28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлаулар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 37 номерлы Алабуга сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлаулар булган һәм сайлау нәтиҗәләре гамәлдә дип танылды.


13
сентябрь, 2020 ел
якшәмбе

Россия Федерациясенең 83 субъектында барлык дәрәҗәдәге тугыз меңнән артык сайлау кампаниясе бара. Ил буенча 56 меңнән күбрәк сайлау участогы ачылды.

Татарстан Республикасында тавыш бирү 2807 участок сайлау комиссиясендә уза, шул исәптән сайлаучыларның вакытлыча булу урыннарында 46 (38 – хастаханәләрдә, 4 – СИЗОларда, 2 – шифаханәләрдә, 1 – тимер юл вокзалында) комиссия эшли.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова үзенең Казанга визиты кысаларында “Мәскәү” МЯҮ бинасында урнашкан 165 номерлы сайлау участогында булды. Аерым алганда, аны участокта санитар куркынычсызлыгы нормаларын саклауның ничек үтәлү тәэмин ителеше, шулай ук физик мөмкинлеләре чикле сайлаучыларның тавыш бирүен оештыру кызыксындырды.


5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Татарстан 2020-сайлауларына әзерлекне дәвам итә Тавыш бирү алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) әгъзалары көн саен территория сайлау комиссияләре җитәкчеләрен өйрәтәләр, сайлау участоклары әзерлеген тикшерәләр.

Бүген Зеленодольскида Татарстан ҮСК әгъзалары участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинар -киңәшмә үткәрделәр.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2 сентябрьдән республикабызның барлык территориясендә 2807 участок сайлау комиссиясе(УСК), шул исәптән гражданнарның вакытлыча булу урыннарындагы 46 комиссия эшли башлады.

Ачылган участокларда сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләренең төгәллеген тикшерәләр. Сайлаучылар үзләре дә УСКнә үз белешмәләрен тикшерү өчен мөрәҗәгать итә алалар. -Без барлык УСКләрен индивидуаль саклау чаралары белән комплектлаштырдык, - диде Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Андрей Кондратьев. - Сайлаулар куркынычсыз гына түгел, уңайлы да булачак. Бүгеннән башлап УСКләре “Мобиль сайлаучы” механизмы буенча гаризалар кабул итә башлады. Татарстанда яшәүчеләр кайда булуларына карамастан тавыш бирә алалар.


28
август, 2020 ел
җомга

Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә (ҮСК) тавыш бирү бюллетеньнәре тиражын тапшырды. Әзерләнгән бюллетеньнәр 7 сентябрьгә Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренә илтеп җиткереләчәк. Бюллетеньнәрне тапшырганда Татарстан Республикасы ҮСК әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты, алар сайлау бюллетеньнәрен әзерләүне, илтүне, саклауны һәм куллануны контрольдә тоталар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы ҮСК матбугат хезмәте.


15
август, 2020 ел
шимбә

Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 116 нчы утырышында кабул ителде


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

12 август көнне “Мәскәү” мәдәни үзәгендә 28 номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда теркәлгән кандидатлар арасында түләүсез басма мәйданнарны җирәбәгә салу  булды. Анда дәүләт вакытлы басмалары редакцияләре вәкилләре дә катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: