ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары!” дигән бишенче - юбилей конкурсы комиссиясе эшкә кереште.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белән бергәләп, инде традициягә әйләнгән мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары!” дигән конкурс уздыра. Быел бу бишенче – юбилей конкурсы 2018 елның төп сәяси вакыйгасы – Россия Федерациясе Президентын сайлауларга туры китереп уздырыла.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының алтынчы составтагы Үзәк сайлау комиссиясенең беренче оештыру утырышы булды. Федераль һәм республика законнары нормалары нигезендә яңа составка 14 кеше билгеләп куелды.


23
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе сайтында участок һәм территория сайлау комиссияләре әгъзалары өчен “Россия Федерациясендә сайлау хокукы һәм сайлау процессы” укыту-методик комплексы урнаштырылды.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 32нче утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую турында” мәсьәләне карадылар. 7 вакансиягә 10 субъекттан документлар керде.

Закон нигезендә Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 7 әгъзасын билгеләп куя, калган әгъзалар Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә. Закон буенча ҮСК составына 14 әгъза керә.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Кичә, 2017 елның 10 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Республикасының 38 муниципаль районы территориясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар булды. Республика буенча барлыгы 154 вакантлы мандат биләнде.

Сайлаучыларның участокларга килүе 45,60 процент тәшкил итте. Тавыш бирү барышын мең ярымнан күбрәк күзәтүче, депутатлыкка кандидатларның вәкилләре, журналистлар һәм сайлау процессында башка катнашучылар күзәтеп торды.


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 10 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасының 38 муниципаль районы территориясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була.

Безнең сайтта сезнең өчен интернет-сервислар эшли, алар ярдәмендә үзегезнең сайлау участогы турында мәгълүмат белә аласыз.


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 10 сентябрендә җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлауларда бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучылар тавышларын санаганда участок сайлау комиссияләренең йомгаклау беркетмәләре QR кодлаштыру технологиясеннән файдаланып төзеләчәк.


15
август, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 1 августыннан 30 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Казан шәһәренең “Яшүсмер” муниципаль бюджет учереждениясе (МБУ) белән бергәләп, “Граждан позициясе” өстәмә белем бирү педагоглары арасында иҗади конкурс үткәрде. Бу чара яшьләрнең хокукый һәм электораль мәдәниятен күтәрү, 2018 елда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында мәгълүмат бирү максатында оештырылды.


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Календарь план нигезендә 2017 елның 9 августында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатларны теркәү этабы тәмамланды.


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен 2017 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирү биналарында булу, тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә, сайлау нәтиҗәләрен ачыклаганда катнашу өчен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: