ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан депутатлар, алдан санаулар күрсәткәнчә, партия исемлекләре буенча ун мандат һәм бермандатлы округлар буенча алты мандат алачаклар. Шулай итеп, илебез парламентында безнең республикадан 16 кешелек вәкиллек эшләячәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин хәбәр итте.

2016 елның 18 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар белән беррәттән, Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар да булды.

Татарстанда партия исемлекләре буенча сайлауларның йомгаклау нәтиҗәләре мәгълүм булды. Сайлаучыларның 85,27 проценты «Бердәм Россия» өчен тавыш бирде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек кысаларында 7 сентябрьдә Татарстанда участок сайлау комиссияләре ачылды.

Сайлау участогы номерын безнең сайтта Үз сайлау участогыңны тап булегендә белергә була.

Тавыш бирү көнендә үз сайлау участогына килә алмаган сайлаучылар 7 – 17 сентябрь көннәрендә монда башка сайлау участогында тавыш бирү таныклыгы алырга мөмкин.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Законнар нигезендә, участок сайлау комиссияләренә күзәтчеләрен билгеләгән сәяси партия, теркәлгән кандидат, тавыш бирү көненә кимендә өч көн кала, билгеләнгән күзәтчеләр исемлеген тиешле территориаль сайлау комиссиясенә тапшыра.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе “Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте” территориаль төбәк оешмасына Брайль рельеф-нокта шрифтында әзерләнгән мәгълүмати-аңлатма басма материаллар тәкъдим итте. Бу чара Татарстан ҮСК әгъзаларының сукырлар җәмгыяте вәкилләре һәм күрүе буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар белән традицион очрашуы кысаларында узды.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк  сайлау комиссиясе “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы әзерләгән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү бюллетеньнәрен кабул итте.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча 2016 елның 18 сентябрендәге бердәм тавыш бирүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе бүген федераль округ буенча һәм бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар исемлекләрен теркәгән сәяси партияләр вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда 8 сәяси партиянең вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, анда 2016 елның 18 сентябрендә булачак бердәм тавыш бирү көненә әзерлеккә бәйле мәсьәләләр каралды.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Законнар нигезендә, кандидатын теркәгән, участок сайлау комиссиясенә күзәтчеләрен билгеләгән сәяси партия тавыш бирү көненә кимендә өч көн кала билгеләгән күзәтчеләр исемлеген тиешле территориаль сайлау комиссиясенә тапшыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: