ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

«Сайлаулар» ДАС мәгълүматлары буенча 10 сәгатькә 1491 кеше тавыш бирде, бу 2,85  процент тәшкил итә.

Тавыш бирү штат режимында бара, сайлау законнарын бозуга Татарстан Республикасы ҮСКнә шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр керү теркәлмәде.

Иртәнге 7 сәгатьтә 8 номерлы Чуйков бермандатлы сайлау округы территориясендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирү башланды.

Округ буенча барлыгы 24 сайлау участогы, шул исәптән 7нче шәһәр хастаханәсендә бер участок ачылды.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 9 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була.

 2018 елның 9 сентябрендә сайлаулар Татарстанның 42 муниципаль районында, 206 авыл һәм14 шәһәр җирлегендә, 2 шәһәр округында – Казанда һәм Чаллыда булачак. Барлыгы 246 вакантлы мандат биләнәчәк. Сайлаучылар исемлегенә 89мең сайлаучы, ягъни республикадагы барлык сайлаучыларның 3% кертелә.

2018 елның 9 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була.

Бүген шул сайлауларга әзерлек  кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) территориаль һәм участок сайлау комиссияләре белән видеоконференция үткәрде.


20
июль, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) 2018 елның 2 сентябрендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын 8 номерлы Чуйков бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар үткәргәндә теркәлгән кандидатлар арасында дәүләт төбәк телерадиотапшырулары оешмалары каналларында түләүсез эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә үткәрү көнен, вакытын һәм урынын раслады.

Татарстан Республикасы ҮСК карары буенча җирәбә 2018 елның 1 августында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ҮСК бинасында булачак.

Адресы: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Б.


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

“Сайлаулар” ДАС мәгълүмате буенча 17 июльгә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда 8нче Чуйков бермандатлы сайлау округы буенча 6 кандидат күрсәтелде:


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен 2018 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелүче җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлауларда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә, сайлаулар нәтиҗәләрен ачыклаганда  катнашулар өчен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү тәртибе Россия Федерациясе ҮСКнең 2017 елның 19 апрелендәге 80/698-7 номерлы карары белән расланган.


6
июль, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертелде. Утырышны ачканда Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хезмәттәшләрен 2018 елның 2 һәм 9 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә узачак өстәмә сайлауларга әзерлекнең барышы белән таныштырды.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) 2018 елның 2нче кварталында сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләренә акча керү һәм аны сарыф итү турында белешмәләр кабул итә.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 7 июнендә Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре белән видеоконференция режимында Россия ҮСК һәм Гомумроссия инвалидлар җәмәгать оешмалары үзара хезмәттәшлеге Эш төркеменең утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: