ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан ҮСКндә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкатле вәкил, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе, Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләре вәкилләре, “Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте” Татарстан республика оешмасы җитәкчесе катнашында инвалидлыклары булган гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 26 июнендә Татарстан ҮСКндә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән 2017 елның 10 сентябрендә булачак үзидарә депутатларын өстәмә сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе булды.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә (ҮСК) сәяси партияләрнең республика төбәк бүлекчәләре вәкилләре белән киңәшмә булды, ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын 2017 елның 10 сентябрендә булачак өстәмә сайлауларны әзерләү һәм үткәрүнең оештыру-хокукый мәсьәләләренә, шулай ук сайлау турында законнардагы яңалыкларны аңлатуга багышланды.


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 1 июнендә Владимир Путин “Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында “ Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды.

Әлеге Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2017 елның 24 маенда кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2017 елның 31 маенда хупланды.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) киңәшмәләр залында территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә булды. Ул 2017 елның 10 сентябрендә, законнар яңартылган шартларда өстәмә сайлаулар әзәрләү һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланды.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рәисе Әкзам Гобәйдуллин “Татарстан – яңа гасыр” (“ТЯГ”) Республика иҗтимагый хәрәкәтенең VII съезды эшендә катнашты.


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Россия Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) видеоконференция элемтәсе режимында төбәк сайлау комиссияләре рәисләре өчен өч көнлек семинар үткәрде. Шуның белән Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре җитәкчеләре өчен федераль укыту дәресләре циклы тәмамлана.


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен өстәмә укыту курсын гамәлгә ашыра башлады, ул Татарстан Республикасының һәр районына барып үткәреләчәк. Барлыгы 8 меңнән артык сайлауларны оештыручы белемнәрен күтәрәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) видеоконференция режимында Россия ҮСК Инвалидларның җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек эш төркеме утырышында катнашты, анда физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

22
май, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 19 маенда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы “Россия Федерациясеның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 114619 – 7 номерлы федераль закон проектын икенче укылышта кабул итте. Проект “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 67 – Ф3 номерлы Федераль законына һәм Административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр кертүне күздә тота. Үзгәрешләр гражданнарның актив сайлау хокукын гамәлгә ашыруны тәкъдим итә һәм тавыш бирү көнендә үзе яшәгән урыннан читтә булачак кешеләрнең сайлау исемлегенә кертү тәртибен гадиләштерүне күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: