2016 елның 15 ноябреннән алып, 2017 елның 15 мартына кадәр сайлау хокукы һәм сайлау процессы, 2016 – 2017 уку елында сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү мәсьәләре буенча Бөтенроссия конкурсының беренче, төбәк этабы уза. Әлеге этапта белем бирү оешмалары тарафыннан, Россия Федерациясе субъектларының сайлау комиссияләре белән берлектә, конкурста катнашу өчен иң яхшы эшләрне сайлап алу үткәрелә.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре рәисләре белән Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша. Киңәшмәнең төп темасы булып җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар нәтиҗәләре тора.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары” дигән Республика иҗат конкурсына йомгак ясады.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре мәктәп балалары өчен хокукый турнирда катнаштылар. Турнирда Казан шәһәре, Чаллы һәм Татарстан Республикасының унлап муниципаль берәмлегеннән 16 мәгариф учреждениесенең 18 командасы катнашты.
Россия ҮСК, тавыш бирүгә әзерләнүгә һәм аны үткәрүгә бюджет акчаларын тоту турында хисапны, шулай ук партия сайлау фондларын тутыру һәм аларны тоту хакындагы мәгълүматны раслап, жиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясен рәсми рәвештә тәмамлау турында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республика территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән гражданнарның үзсалымы мәсьләләре буенча җирле референдумнарга әзерлек һәм аларны үткәрүгә багышлап киңәшмә уздырды. Халык тавыш бирүенең 20 ноябрьдә – якшәмбе көнне Татарстан Республикасының 42 муниципаль районы 851 авыл җирлеге территориясендә булачагын исегезгә төшерәбез.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Югары Суды тарафыннан Татарстан Республикасы ҮСКнә 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда Татарстан Республикасының Казан шәһәре сайлау участоклары тавыш бирү биналарында Интернет челтәрендә видиокүзәтү һәм трансляцияләүнең аерым технологияләрен куллану турында инструкцияне гамәлдә түгел дип тану турындагы административ дәгъва белдерүдән баш тарту турында карар кабул ителү турында белдерә. Татарстан Республикасы ҮСКнең бу карары 2016 елның 13 сентябрендә 101/1196 номерлы карар белән расланган иде.
Татарстан Республикасы ҮСК каршындагы Контроль-ревизия хезмәте сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре акчалары керү һәм аларны тоту турындагы белешмәләрне кабул итүне төгәлли һәм аларның 2016 ел III квартал финанс эшчәнлегенә йомгак ясалды. Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча 2016 елның III кварталында “Воля” Гомумроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе һәм “Хезмәт Кешесе Партиясе” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе эшчәнлеге туктатылды.
2016 елның 1 ноябренә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан сәяси партияләрнең 69 төбәк бүлекчәсе теркәлде. Ә барлыгы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы теркәгән сәяси партияләр саны – 77
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең алга киткән субъектларыннан берсе, куәтле сәнәгать һәм инновация төбәге. Татарстанлылар бөтен ил өчен уртак булган өметләр һәм максатлар белән яши. Без иртәгесе көн уңышлы һәм тыныч булсын, ә балаларыбыз һәм оныкларыбыз Бөек Россия гражданнары булулары белән горурлансыннар өчен намуслы хезмәт итәбез. Һәркайсыбыз Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык тоеп яши. Рухи бердәмлек һәм туган илебез өчен горурлык хисе безне бүген дә, алга таба да берләштерсен.