ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 22-23 август көннәрендә Казан шәһәре участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту үткәрә.


19
август, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2016 елның 18 сентябрендә уздырылучы тавыш бирү йомгакларын, сайлаулар нәтиҗәләрен, сайлауларда реферемдумнар, гомумән, шул көнне булган реферемдумнар йомгакларын билгеләгәндә тавыш бирү биналарында булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.

2016 елның 1 июленнән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлаучылар белән “Кайнар линия” элемтәсе  эшен дәвам итә.


16
август, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 17 августында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында кандидатларның төбәк төркеме (төбәк төркемнәре), тиешле бермандатлы сайлау округлары буенча теркәлгән кандидатлары булган сәяси партияләр арасында төбәк дәүләт телерадиотапшыру каналларында түләүсез эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә салыначак.

Җирәбә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86 йорт, “Казан” милли мәдәни үзәге.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 15 августында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, анда 2016 елның 18 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көненә әзерлек белән бәйле сораулар блогы каралды.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервью бирде. Журналистлар белән әңгәмәдә ҮСК Рәисе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе үзенчәлекләрен, кандидатлар күрсәтү һәм теркәү этаплары арасында нәтиҗәләрне шәрехләде, сайлау законнарының аерым нигезләмәләрен аңлатты, депутатлыкка кандидатларның агитация эшчәнлеге турында сөйләде.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, аның урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева Алабуга һәм Мамадыш районнарында семинар үткәрде, анда участок сайлау комиссияләренең 800дән күбрәк әгъзасы (Алабугадан 412 кеше, Мамадыштан – 390 кеше), шулай ук территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары, администрация вәкилләре катнашты.


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькованың Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында бүген аның Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашуы булды.


5
август, 2016 ел
җомга

Бүген видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы ҮСК җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча территориаль сайлау комиссияләре белән киңәшмә үткәрде.

Россия ҮСК 2016 елның 18 сентябрендә уздырылучы  тавыш бирү йомгакларын, сайлау нәтиҗәләрен, сайлауларда референдум, референдумнар нәтиҗәләрен билгеләү вакытында тавыш бирү биналарында булыр өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: