ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың Әлки һәм Спас районнары участок сайлау  комиссияләре әгъзаларын укытты.

Чараларда барлыгы 358 кеше катнашты.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда инвалид булган сайлаучыларның тавыш бирүе тәртибе турында аудиформатта Кулланма әзерләде.


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген уку семинарларында Татарстан Республикасының Аксубай һәм Нурлат районнары участок сайлау комиссияләре рәисләре, рәис урынбасарлары һәм секретарьлары, барлыгы 550дән күбрәк тыңлаучы булды.

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру буенча чаралар календарь планына туры китереп, 3 августтан сайлаучыларга башка урында тавыш бирү таныклыкларын бирү башланды.

2016 елның 3 августында Россия ҮСКнә сәяси партияләр тарафыннан документларны кандидатларның федераль исемлеген теркәүгә тапшыру вакыты төгәлләнде. Исемлекләрен Үзәк сайлау комиссиясе раслаган сәяси партияләргә, документлар комплекты белән беррәттән, үзләрен яклап кимендә 200 мең сайлаучы имзасы салынган кул кую битләрен дә тапшырырга кирәк.


2
август, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан ҮСК Татарстан Республикасы территориясендә участок сайлау комиссияләре составлары резервына өстәмә рәвештә кандидатлар кертү буенча тәкъдимнәр җыюны дәвам итә.

Документлар кабул итү Татарстан Республикасының тиешле территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан 2016 елның 29 июленнән алып 18 августына кадәр чорда эш көннәрендә 09.00- 18.00 сәгатьләрдә, шимбә көнне – 09.00-13.00 сәгатьләрдә башкарылачак.

2016 елның 18 сентябрендәге Бердәм тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссияләрен катнаш сайлаулар шартларында эшләү өчен актив әзерләү һәм укыту бара.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасында кандидатларның төбәк төркеме (төбәк төркемнәре) булган сәяси партияләрдән, тиешле бермандатлы сайлау округлары буенча теркәлгән кандидатлардан 2016 елның 4 августыннан 14 августкача телерадиотапшырулар төбәк дәүләт оешмалары каналларында түләүсез эфир вакытын һәм төбәк дәүләт вакытлы матбугат басмалар редакцияләре бирә торган түләүсез басма мәйданын бүлешү буенча җирәбә салуга язмача гаризалар кабул итү башлануын белдерә. Телерадиотапшырулар төбәк дәүләт оешмалары һәм төбәк дәүләт вакытлы матбугат басмалар редакцияләре исемлеге Татарстан Республикасы ҮСК сайтында “Мәгълүмати тәэмин итү” бүлегендә урнаштырылган. Гаризалар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә, 420014, Казан шәһәре, Кремль, 3нче подъезд адресы буенча кабул ителә йә (843)292-84-03 факсы буенча җибәрелә.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның календарь планы нигезендә 2016 елның 3 августы көнне 18.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча сәяси партияләрнең федераль сайлауларда катнашырга теләгән вәкаләтле вәкилләре Россия Үзәк сайлау комиссиясенә теркәү өчен кандидатларның федераль исемлеген, ә бермандатлы сайлау округлары буенча сәяси партияләр күрсәткән яисә үз-үзләрен күрсәткән кандидатлар документларын тиешле округ сайлау комиссиясенә тапшырырга тиешләр.


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың Арча һәм Әтнә районнарында участок сайлау  комиссияләре әгъзаларын укытты. Чараларда барлыгы 358 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: