ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарында участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту үткәрде.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанда җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда күрсәтү өчен документларын тапшырган барлык кандидатларның исемнәре билгеле булды.


22
июль, 2016 ел
җомга

Булачак парламент сайлаулары алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) республика участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыта. Барлыгы 21 меңнән артык кеше өйрәнү үтәчәк.


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген уку семинарында Зеленодольск һәм Югары Ослан  районнары участок сайлау комиссияләре әгъзалары – барлыгы 400 дән күбрәк тыңлаучы катнашты.

Бүген Казан шәһәренең Идел буе территориаль сайлау округы (ТСК) (аңа округ сайлау комиссиясе вәкаләтләре йөкләнгән) утырышында сәяси партияләрдән ике кандидат: “Гадел Россия” партиясеннән Рушания Бильгильдееваны һәм Россия либераль-демократик партиясеннән Ленар Габдуллинны 26 номерлы бермандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидат сыйфатында теркәү турында карар кабул ителде.

Бүген Татарстан ҮСК утырышы көн тәртибендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларның финанс буенча вәкаләтле вәкилләрен теркәү мәсьәләләре каралды.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың Кайбыч һәм Апас районнарында участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту үткәрде.

Сайлау алды марафоны кыза бара. Депутат мандатларына дәгъва кылучылар исемлеге барлык алты бермандатлы округ буенча көн саен тулылана. Бүгенгә Татарстан Республикасы округ сайлау комиссияләренә 33 кандидатның күрсәтелүе турында документлар керде, шул исәптән 10 кандидат – үз-үзләрен күрсәтүчеләр һәм 23 кандидат сәяси партияләрдән. 


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың Чүпрәле һәм Буа районнарында участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыттылар. Чараларда барлыгы 420 кеше, әлеге районнар участок комиссияләренең тулы составы катнашты.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген 29нчы Чаллы бермандатлы сайлау округы сайлау комиссиясе утырышында җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлыгына Россия Либераль-демократик партиясеннән кандидат – “Биссан” ҖЧҖ директоры, 1983 елда туган Рафаэль Рәхмәтулла улы Бәйрәмовны теркәү турында карар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: