14 июль көнне Түбән Кама шәһәре территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары сәяси партияләр һәм җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) белән эшләү буенча чаралар кысаларында киңәш тавыш бирү хокуклы әгъзалыгына ихтимал кандидатлар, күзәтчеләр һәм ММЧ вәкилләре өчен киңәшмә-семинар үткәрде. Анда катнашучылар саны 50дән артып китте.
Киләчәк парламент сайлаулары алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республика участок сайлау комиссияләре (ҮСК) әгъзаларын укытуның икенче этабын башлады. Өйрәтүгә ҮСКләренең 20.000нән күбрәк әгъзасы тартыла.
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республика территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) җитәкчеләре белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы ҮСК утырышында Татарстан Республикасы территориясендә участок сайлау комиссияләре составы резервына өстәмә кертү өчен кандидатлар буенча тәкъдимнәр җыя башлау турында карар кабул ителде.
Бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясе видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре белән “Сайлау комиссияләренең сайлаулар һәм референдумнар әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнары, Россия Федерациясе субъектларында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр белән үзара хезмәттәшлеге гамәле турында” дигән темага киңәшмә үткәрде.
12 июльдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда, аерым алганда, алда торган федераль һәм җирле сайлауларга әзерләнгәндә һәм аларны үткәргәндә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре сайлау комиссияләре тарафыннан “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасының төбәк фрагментыннан файдалану тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә төбәк дәүләт телерадиотапшырулар оешмалары, төбәк дәүләт вакытлы басма нәшриятлар вәкилләре белән телерадиотапшырулар каналларында, вакытлы басмаларда сайлау алды агитациясе, түләүсез эфир вакытын, түләүсез басма мәйданны сәяси партияләр, теркәлгән кандидатлар арасында 2016 елның 18 сентябрендәге җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны үткәргәндә бүлешүдә җирәбә үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе закон нигезендә округ сайлау комиссияләренә 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү өчен башка урында тавыш бирү таныклыкларын тапшырды.
2016 елның 11 июлендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Кремль, 3 нче подъезд адресы буенча төбәк дәүләт телерадиотапшырулар оешмалары, төбәк дәүләт вакытлы басма нәшриятлар вәкилләре белән телерадиотапшырулар каналларында, вакытлы басмаларда сайлау алды агитациясе, түләүсез эфир вакытын, түләүсез басма мәйданны сәяси партияләр, теркәлгән кандидатлар арасында 2016 елның 18 сентябрендәге җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны үткәргәндә бүлешүдә җирәбә үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә була.
8 июльдә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә сайлауларның тарихы, сайлау хокукы һәм процессы буенча интеллектуаль уеннар булды.