Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда беренче кандидат үз-үзен күрсәтте. Ул – 1984 елда туган Хәлиуллин Руслан Рөстәм улы, 31 номерлы бермандатлы Үзәк сайлау округыннан күрсәтелде.
Татарстан Республикасы ҮСК сайлау комиссиясе процессында катнашучыларның сайлау турындагы законнар сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуда билгеле бер чикләү кертүен исенә төшерә.
Кадерле дуслар!
Сезне ихлас күңелдән Яшьләр көне белән тәбрик итәм!
Нәкъ менә сез, олы планнар белән яшәүче яшьләр, республикабызга ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирәсез. Сез – бүгенге укучылар, студентлар, яшь белгечләр – киләсе көннәр нинди булачагын билгелисез. Бүген үк актив граждан позициясендә булуыгыз,үз принцип һәм карашларыгызны яклый белүегез, илебезнең җәмәгать һәм сәяси тормышында катнашуыгыз сөендерә.
Алда парламент сайлаулары, һәм мин бу көзнең төп сәяси вакыйгасына битараф булмассыз, дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, үз көчегезгә ышанычыгызны югалтмавыгызны телим!
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары (Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, МЧС, ФНС, УФМС дәүләт идарәләре, ЗАГС идарәсе, Саклык банкы, Милли банк) вәкилләре белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республикасы ҮСКнең 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны билгеләү турында Россия Федерациясе Президенты 2016 елның 17 июнендә кул куйган Указыннан соңгы беренче утырышы булды. Закон буенча элеге документ бастырып чыгарылган мизгелдән башлап, Россиядә рәсми төстә парламент сайлау кампаниясе башлана.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында 18.09.2016 ел җиденче чыкырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар бүлегендә Татарстан Республикасы округ сайлау комиссияләре эше буенча актуаль мәгълүмат урнаштырыла.
Бүген Татарстан ҮСК утырышлар залында видеоконференция режимында республика территориаль сайлау комиссияләре белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә булды.
2016 елның 17 июнендә Россия Федерациясе Президенты В.Путин яңа чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турындагы 291 номерлы Указга кул куйды.
Сайлаучыларның (референдумда катнашучыларның) хокукый культурасын күтәрү буенча төп чараларның җыелма планын гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе кабул иткән, 2016 елга Татарстан Республикасында сайлауларны һәм референдумнарны оештыручыларны өйрәтү һәм сайлау технологияләрен үстерү кысаларында Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләре сайлауларны оештыручылар – участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуга керештеләр.
Депутат Сергей Иванов Дәүләт Думасы каравына “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 67 – ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын кертте.